Район кырларында урып-җыюдан соң тырмалау эше дә бара

2023 елның 1 августы, сишәмбе

Бу көннәрдә «Август-Лениногорск» хуҗалыгы көн саен 600 гектар чамасында уҗым бодае суктыра. Шул ук вакытта комбайн урып алуга кырга икенче техника керә һәм тырмалый башлый. Агрофирманың баш агрономы Илнур Садыков әйтүенчә, комбайн ургач, аның саламы кала. «Менә шул саламны вакытында тырмаларга, кыр буенча таратырга кирәк. Әгәр бу эшне башкармасак, бу кырлардан бик аз күләмдә уңыш алачакбыз. Салам черегән вакытта туфрактан азотны да „йота“. Ул урыннарда исә киләсе сезонда шытымнар тигез чыкмаячак, ныклап үсеш ала алмый. Шунлыктан тырмалау — бик кирәкле, мөһим эш», — дип аңлата агроном.

Хуҗалыкта тәүлек дәвамында тырмалау эше бара, бары бер генә трактор бу эштә. Сменалап ике тракторчы эшли: Рамил Гәрәев һәм Илсур Моратов.

Уҗым бодаеның гомуми чәчүлек мәйданы 8 мең 300 гектар тәшкил итә. Кырларда 4 бригадага бүленеп комбайннар эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International