29 июльдә М.Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында гаилә фестивале узды.
Фестивальне ачу тантанасында «Лениногорск шәһәре»муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Яшьләр үзәге директоры Елена Демакина катнашты.
Шуннан соң катнашучы гаиләләр фестивальнең иң мавыктыргыч өлешенә, ярышларга күчтеләр ✅
Алар 8 кызыклы станция аша үтәргә тиеш иде.
Гаиләләр сынаулар узган вакытта фестиваль кунаклары өчен интерактив мәйданчыклар оештырылды, анда һәркем үзенә ошаган шөгыль сайлый алды:
«Yarat» кавер-төркеме чыгышы «Гаиләфест" ның үзенчәлеге булып торды.
Гаилә ярышлары нәтиҗәләре буенча:
1 урынны Карлушиннар гаиләсе алды;
2 урында - Камалиевлар гаиләсе;
3 урында - Петровлар гаиләсе.
Фестивальнең җиңүчеләрен һәм катнашучыларын тагын бер кат котлыйбыз, аларга алга таба җиңүләр, гаилә бәхете һәм нык сәламәтлек телибез 🌸