Баланы уллыкка яки опекунга алган очракта бер тапкыр бирелә торган пособие

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Баланы уллыкка яки опекунга алган  татарстанлылар бер тапкыр бирелә торган пособиегә хокуклы. 2023 елда ул 22909,03 сумга тигез. Түләү билгеләнгән күләмдә бирелә.

✅ Пособие сорап шәхсән ОСФРның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Бу мөһим! Гаризаны уллыкка алу турында суд карары көченә кергән көннән яки баланы гаиләгә кабул итү турында килешү төзелгән көннән алып 6 ай эчендә бирергә кирәк.

Пособие билгеләү турында карар 10 эш көне эчендә кабул ителә. Түләү расланганнан соң тагын 5 эш көне эчендә киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International