2023 елның 27 июлендә иртәнге сәгать 5тә Балтач районында торак йорт янган.Йорт хуҗабикәсе янгын турында хәбәр иткеч тавышын ишетеп уяна, бүлмәдә төтен күргәч, урамга чыгып йөгерә, шулай итеп янгын турында хәбәр иткеч йорт хуҗабикәсенең гомерен саклап кала.
Хәзерге вакытта янгыннарга каршы көрәштә ярдәмче булып арзанлы, гади куллану җайланмасы – автоном янгын хәбәрчесе тора. Өйдә автоном янгын турында хәбәр иткеч урнаштырып, сез үзегезне һәм якыннарыгызны фаҗигадән сакларсыз!
Үз-үзегезне саклау инстинктына таянмагыз-автоном янгын хәбәрчесе сатып алыгыз, шул рәвешле, сез үзегезне һәм якыннарыгызны фаҗигадән саклаячаксыз!
Янгын чыккан очракта 101, кәрәзле телефоннан 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез!