ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 29 июльдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил көньяк-көнчыгыш юнәллештә, 6-11 м/с, яшен вакытында 15-20 м/с, көндез һәм кичен локаль рәвештә 24 м/с көчәергә мөмкин.
Төнлә минималь һава температурасы +18..+21, көндез һаваның максималь температурасы +32..+36˚.