Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында кисәтү

2023 елның 28 июле, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» хәбәр итә:

2023 елның 29 июлендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән  +37 градуска кадәр эссе булу көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

1. Өйдә салкын һава температурасын саклагыз. Көндез тәрәзәләрне  ябыгыз (бар икән, аеруча тәрәзәләр кояш ягына чыкса. Күп эчәргә кирәклеген онытмагыз.

2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Көннең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик күнегүләрдән сакланыгыз. Күләгәдә булырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган машиналарда калдырмагыз.

3. Сыеклыкны җитәрлек күләмдә эчегез. Салкын душта булыгыз. Шулай ук дымлы салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аякка салкын  ванналар ясарга, җиңел һәм табигый тукымадан кием кияргә мөмкин. Урамга чыкканда, киң шляпа киегез. Татлы һәм спиртлы эчемлекләрдән сакланып, эчү режимын саклагыз.

4. Әгәр дә сезнең танышларыгызның берсе аномаль эсселек аркасында сәламәтлек өчен куркыныч астында булса, аларга кирәкле ярдәм алырга булышыгыз.

5. Әгәр дә сез баш әйләнү, зәгыйфьлек, борчылу яки көчле сусау һәм баш авыртуын сизсәгез, салкын урынга мөмкин кадәр тизрәк күченергә һәм тән температурасын үлчәргә тырышыгыз. Табибка мөрәҗәгать итегез.

Бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз: «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International