СФР исегезгә төшерә❗

2023 елның 28 июле, җомга

СФР исегезгә төшерә❗


3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге яки 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга пособие түләүнең еллык чоры тәмамланса, нәрсә эшләргә?

✅ Бу очракта гаиләгә  Бердәм пособие алырга була.

Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында электрон гариза бирергә яки СФР яки КФЦ клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

2023 елның 1 гыйнварыннан Бердәм пособие түбәндәге ярдәм чараларын берләштергәнен искә төшерәбез:

⁃ Йөкле хатын-кызлар өчен айлык йөклелек пособиесе;

-Эшләмәгән гражданнарга 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие;

-3 яшькә кадәр беренче балага айлык пособие;

⁃ 3 яшькә кадәр өченче һәм аннан соңгы балалар өчен айлык түләү;

-3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык пособие;

-8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык пособие.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International