Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары! «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэрының 24.07.2023 ел, №107 боерыгын үтәп, 2023 елның 30 июлендә Бард фестивален үткәрү вакытында юлларны өлешчә ябу оештырылачагы турында хәбәр итәбез.
30 июльдә 11.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр үзәк мәйдан, Вахитов урамыннан Гафиятуллинга кадәр Ленинград урамы, Ленинград урамыннан Ленин проспектына кадәр Тукай урамы аша хәрәкәт ябылачак.