ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 28 июльдә болытлылык үзгәрә.Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез һәм кичен локаль рәвештә боз яварга мөмкин.
Төнлә аерым районнарда томан.
Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчү белән 5-10 м/с, урыны белән 13 м/с кадәр, яшен вакытында 16-21 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +15..+18˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +31..+34˚