"Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге педагог-психологы Ирина Седова яшьләр өчен медиаграмотлылык темасына лекция чыгышы үткәрде.
Әлеге чараның максаты: укучыларны интернетта көткән куркынычлар белән таныштыру һәм бу куркынычлардан сакланырга өйрәтү. Ирина Михайловна интеллектуаль викторина да үткәрде.
Яшьләр игътибар белән тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр.