Лениногорскилылар өчен 27 июльгә һава торышы фаразы

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 27 июльдә һава торышы үзгәрәчәк.Урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.

Көндез һәм кич белән аерым районнарда яшенле яңгыр, локаль рәвештә боз булырга мөмкин.

Җил көньяк-көнбатыш, көнбатыш  юнәлештә 6 -11 м/с, урыны белән 16-21 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +15..+20˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +30..+34˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International