Лениногорскида ишегалды лагерьларына йөрүче балалар "Лениногорск 24" телеканалында булдылар

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Балалар монтажлау һәм төшерү студияләрендә, яңалыкларны алып баручы ролендә булдылар.

Шәһәр ишегалды лагерьларыннан 40тан артык бала һәм яшүсмер «Движение Первых» активистлары белән бергә шәһәр телевидениесе эше белән танышырга карар итеп,   шунда ук «Лениногорск – информ» редакциясеннән чакыру алды.

«Лениногорск-информ»ның баш мөхәррире Аниса Мельникова: «Без сезнеж телеоператор, монтажлаучы, журналист һөнәрләре кызыксынуыгызга шатландык һәм, әлбәттә, экскурсия үткәрергщ булдык", - диде. Телевидениедән тыш, балаларны газета чыгару процессы, журналист, верстальщик һәм корректор эше белән таныштырдылар.

"Мин газета эшенең шундый кызыклы булуын белми идем, башта эскизлар ясала һәм аларны махсус кеше - корректор тикшерә», - дип билгеләп үтте экскурсиядә катнашучы Настя Елина.

Алар арасында монтаж һәм редакторлык программаларын үзләштерүче, телефонга видео төшерү белән шөгыльләнүчеләр дә  бар иде. Видео һәм фотолар ясау процессы белән кызыксынучы, журналистикада үзләрен сынап карарга теләүче һәркемне август аенда эшли башлаячак яшь блогерлар мәктәбенә чакырдылар. Язылу ватсап  номеры буенча: 89869267767.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International