Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсен уздырды

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Бүген район Башлыгы Рәгать Хөсәенов "эшлекле дүшәмбе "киңәшмәсен үткәрде.

Ул полиция начальнигы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) Андрей Иваньчин доклады белән башланды. Аннары барлык белгечләр һәм бүлек җитәкчеләре агымдагы атнада башкарылган эшләр һәм алдагы атнага планнар турында хәбәр иттеләр.

Киңәшмә ахырында район Башлыгы киләсе атнага бурычлар куйды:

1. Лениногорск районы территориясендә җыештыру эшләре үткәрү;

2. «Безнең ишегалды»программасын тормышка ашыру;

3. Йорт фасадларын тәптипкә китерү, чүп җыю, үлән чабу, агачларга су сибү,  социаль челтәрләр аша килгән барлык шикаятьләр буенча эш;;

4. Янгын куркынычсызлыгы турында массакүләм мәгълүмат чараларында аңлату эшләрен дәвам итү;

Район Башлыгы югары тизлекле мобиль Интернетка тоташачак торак пунктлар өчен тавыш бирү кирәклеген искәртте.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирүдә 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән барлык торак пунктлар да катнаша. Лениногорскилылар Югары Чыршылы яки Үрнәк-Күмәк авыллары өчен тавыш бирә алалар.

Тавыш бирүдә катнашу өчен сылтама буенча керергә кирәк: https://clck.ru/Y8nfm.

Тавыш бирү 2023 елның 13 августына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International