Куркынычсыз җәй

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Җәйге каникулларның башлануы балалар өчен зур шатлык, ә аларның ата-аналары өчен дулкынлану сәбәбе. Чөнки еш кына балалар үзләре генә кала. Ата-аналар өчен берничә киңәш бирәсе килә.

Урамда балаларның үз-үзләрен тотышына аерым игътибар бирергә кирәк. Алар тирә-юньдәге өлкәннәрсез дөньяны актив рәвештә өйрәнә башлыйлар. Мондый экспериментларның нәтиҗәләре, гадәттә, күңелсез тәмамлана. Еш кына балалар ут белән уйныйлар. Ләкин бу чарага балаларның берсе дә җаваплы карамый. Аларга учак ягу, шырпы белән уйнауның бик куркыныч булуын аңлатырга кирәк. Янгын чыккан очракта нинди телефоннан шалтыратырга кирәклеген дә исләренә төшерегез.

Хөрмәтле әти – әниләр, уйланыгыз: балагызга җитәрлек вакыт бүлеп бирәсезме, аңа ут белән уйнау куркынычын аңлаттыгызмы, гаиләгездә янгын күзәтчелегенең «классик» кисәтүләре үтәләме: «Спичкалар балаларга уенчыклар түгел! һәм балаларны караучысыз калдырмагыз!, балачактан ук һәркемгә билгеле

Балаларыгызны ялгыз калдырмагыз! Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International