21 июльдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова 6 нчы патронаж участогында социаль хезмәтләр алучылар белән «Куркынычсызлык территориясе » дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.
Чараның максаты-интернетта хокук бозуларны профилактикалау, глобаль челтәрдә куркынычсызлыкны һәм хокукый яклауны арттыру.
Чара барышында Интернетта иминлекнең төп кагыйдәләре тикшерелде, интернетның укыту, дуслар белән аралашу, кирәкле мәгълүмат эзләү өчен файдасы каралды. Шулай ук катнашучылар челтәр этикеты кагыйдәләре белән таныштылар, социаль челтәрләрдә ничек дөрес аралашырга икәнен белделәр. Социаль челтәрләрдә куркынычсызлыкны ничек тәэмин итәргә кирәклеген искә төшерделәр, чөнки файдалы үзлекләрдән тыш Интернетта куркынычсызлыкка янаулар да бар: зарарлы программалар, киберхулиганнар, тыелган сайтлар, кирәкмәгән эчтәлектәге материаллар.