Җәй җитү белән йөзләгән малайлар һәм кызлар өчен үз ишекләрен «Татнефть»лагерьлары ачты. Бүген инде 3 смена эшли. «Ландыш " лагеренда балалар актив һәм файдалы ял итәләр. Монда нефтьчеләр ярдәмендә экотуристик ял итү юнәлеше тормышка ашырыла.
Тәҗрибәле инструкторлар балалар белән бергә походларга йөриләр, төрлен урыннар турында сөйлиләр, учак ягарга, беренче ярдәм күрсәтергә, урманда һәм ачык урында лагерь корырга өйрәтәләр.
Сменаның башка көннәре дә шул ук дәрәҗәдә бай. Иҗади мастер-класслар, китап клубы, спорт ярышлары, бассейнда йөзү һәм башкалар. Әлбәттә, төшке аш һәм төшке йокы өчен тәнәфесләрне беркем дә юкка чыгармады. Барысы да көн тәртибе буенча.
Кич белән талантлар шоуы. Биюләре, театральләштерелгән сәхнәләр, вокаль партияләре белән балалар үзләренең җитәкчеләрен һәм башка отрядларын шатландыралар.