Татарстанның социаль фонды инвалид балаларны карау буенча 22 мең көннән артык өстәмә ял көннәре өчен түләү чыгымнарын каплады

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Ел башыннан Татарстанның социаль фонды эш бирүчеләргә инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә ял көннәрендә түләүгә 95,2 млн.сумга якын чыгымнарны каплады. Гомумән алганда, ата-аналарга 22 639 ял көне түләнгән.

Өстәмә ял көннәренә гариза эш бирүчегә бирелә. Көннәрне бер-бер артлы алырга яки ай дәвамында төрле даталарга бүлеп бирергә мөмкин. Кулланылмаган ташламалы көннәрне киләсе айга күчереп булмый.

Лениногорск районында эш бирүчеләрдән чыгымнарны каплауга 10га якын гариза кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International