13 июльдә Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасының «Профессионалитет»федераль проекты кысаларында урта һөнәри белем бирү оешмаларын һәм икътисадның реаль секторында эшләүче оешмаларны интеграцияләү нигезендә мәгариф-җитештерү үзәкләрен (кластерларын) булдыру өчен субсидия алучыларны сайлап алу нәтиҗәләре басылып чыкты.
«Лениногорск нефть техникумы» ГАПОУ грантлар конкурсында җиңүче булды. Алда-килешүләр төзү, эш төрләре буенча матди-техник базаны яңартуга 100 миллион сум күләмендә субсидия алу: Проект кысаларында тармак хезмәт базарлары һәм конкрет предприятиеләр ихтыяҗларына юнәлдерелгән интенсив яңа белем бирү программалары кертеләчәк.
Котлыйбыз, уңышлар телибез!