Лениногорскиның 5 нче мәктәбендәге мәктәп яны лагерына йөрүче балалар шәһәр хакимиятендә экскурсиядә булды.
Балаларның лагерьда ял итү вакыты төрле кызыклы чаралар белән тулы. Балалар Туган якны өйрәнү музееның сугышчан дан залында булганнар, Балалар иҗаты йортында кызыклы квестлар үткәннәр, Балалар китапханәсендә Әкиятләр иленә сәяхәт иткәннәр, хәтта килгән Планетарийда да булганнар.
Шулай ук, аларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашу насыйп булды.
Рәгат Хөсәенов балаларга район хакимиятенең ничек эшләвен, яшәвен, нинди программалар тормышка ашырылуы турында сөйләде. Балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Мәсәлән, быел нинди ишегаллары ремонтлана? Яңа Боз сарае кайчан ачылачак? «Яшьлек» паркында нәрсә булачак? һәм башкалар.
Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова хакимият бинасы буенча экскурсия үткәрде һәм балалар «2022 елда районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында» фильмын карадылар.