Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Ел экспортеры» Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү вакытын 2023 елның 12 июленә кадәр озайту турында хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу бушлай. Анда эре компанияләр, кече һәм урта бизнес компанияләре, шулай ук шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.
«Ел экспортеры» җиңүчеләрен һәм призерларын билгеләү ике этапта уза: беренчесе һәр федераль округ дәрәҗәсендә уза, аннары округ этабы нәтиҗәләре буенча 1 урынны алган компанияләр арасыннан илнең иң яхшы экспортерлары сайлап алыначак.
Башлангыч этапта экспортерлардан бер генә документ-салым органында исәпкә кую турында таныклыкның электрон күчермәсе (ИНН күчермәсе) соралачак.
Россия экспорт үзәге сайтында электрон анкета тутырып катнашу өчен гариза бирергә мөмкин: https://www.exportcenter.ru/awards.
«Ел экспортеры» конкурсында катнашучыларны Россия экспорт үзәге компанияләре төркеменнән бүләк көтә. Аны алу шартлары белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://www.exportcenter.ru/press_center/vse-uchastni...
Катнашу турында тулырак мәгълүматны сайтта табып була: https://www.exportcenter.ru/awards/ һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәгендә (Алга таба – ЦПЭ): +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 279) ЦПЭ эшкуарлары белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Ширеева Наталья Евгеньевнада.