7 июньдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган гражданнар белән «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көненә багышланган акция уздырганнар . Чара гаилә институтын ныгыту, гаилә эчендәге уңай мөнәсәбәтләрне үстерү максатыннан үткәрелде.
Социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә тәрбияләнүчеләрен котладылар, бәйрәм тарихы турында сөйләделәр , бәйрәм символы буларак ромашка чәчәкләре бүләк иттеләр.