Лениногорскида "җылылык бүләк итәм" Бөтенроссия урам акциясе

2023 елның 7 июле, җомга

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Җылылык бүләк итәм»Бөтенроссия урам акциясенә кушылдылар.

7 июльдә шәһәр урамнарында белгечләр үсеп килүче буынга буш вакытларын файдалы үткәрүнең альтернатив ысуллары турында хәбәр иттеләр. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр.

Балигъ булмаганнар бәхәстә бик теләп катнаштылар, үз белемнәре белән уртаклаштылар һәм үзләре өчен күп яңалыклар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International