ТР Дәүләт Советы депутаты Р.И.Шәфигуллин ярдәме белән Лениногорск районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе һәм «Исток – Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән катнашында балигъ булмаган балалар Болгар дәүләт тарихи – архитектура музей тыюлыгында булдылар. Урта гасыр мөселман архитектурасы һәйкәлләре белән таныштылар. Балалар музейның барлыкка килү тарихын белделәр, уңай эмоцияләр алып кайттылар.