Лениногорск районы территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

3 июльдән Лениногорск районы территориясендә корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Тиешле боерыкка КЧС һәм ОПБ комиссиясе рәисе район Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайловна кул куйды.

Махсус режим «Азык-төлек иминлегенә куркыныч янауны булдырмау максатыннан»кертелә. Мондый куркыныч республикада авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуы фонында барлыкка килде. Синоптикларның июль аена фаразлары - температура аномаль югары булачак, ә явым-төшем көтәргә кирәкми. Алдагы елларда Татарстан корылык аркасында гадәттән тыш хәл режимын өлешчә керткән булса, бу юлы-43 районда берьюлы. Республика режим гамәлдә булган дүртенче төбәк .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International