Бу проект «Демография»милли проекты кысаларында тормышка ашырыла

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Яшь кыз Аделя Б.Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең вконтактедагы битендә «Демография» милли проектын тормышка ашыру һәм социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен алу мөмкинлеге турында мәгълүмат күрә. Элек аның даими керем чыганагы булмаган һәм ул үз эшен ачарга ниятләгән.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итеп, социаль ярдәм рәсмиләштерү тәртибе турында хәбәр ителә. Аделя маникюр мастеры юнәлеше буенча үзмәшгуль граждан сыйфатында эшчәнлек алып барырга карар итә, чөнки тырнак сервисы мастеры сертификаты була. Шулай итеп, 2022 елның июлендә социаль контракт төзелә, аның буенча 250000 сум бүлеп бирелә.

Нәтиҗәдә, ул алган акчага барлык кирәкле материалларны сатып ала,  клиентларны кабул итү өчен эш урыны оештыра.

"Мин яраткан эшем белән актив шөгыльләнәм, тормышымның матди дәрәҗәсен күтәрдем, клиентлар базасын булдырдым һәм уңай бәяләмәләрем күп", - дип уртаклашты Аделя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International