Кемеровода XXIII федераль һәм III Халыкара шахтерлар Сабантуе узды. Чарада 3000 катнашучы, шул исәптән Россия Федерациясе субъектлары делегациясе, Горловка (ДНР) мөселман җәмгыяте вәкилләре, күмер сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары, Кузбассның, Татарстанның һәм Себернең иң яхшы иҗат коллективлары, шулай ук 10 меңгә якын тамашачы җыелды.
Бәйрәмдә Лениногорск районыннан район Башлыгы, шәһәр мэры Рәгат Хөсәенов җитәкчелегендәге делегация катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивелев Сабантуйның мактаулы кунаклары булдылар.
Иң колоритлы нокталарның берсе булып «Лениногорск ишегалды» торды, ул татар халкының көнкүрешен һәм мәдәниятен ачык күрсәтә иде. Бәйрәм кунаклары өчен Лениногорск районы милли ризыклар, уеннар, кул эшләре һәм халык кәсебе әйберләре алып килщн иде. Лениногорск туган якны өйрәнү музее күчмә күргәзмә оештырды.
Татарстан Республикасының иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады, үз чыгышлары белән бәйрәмне Лениногорск артистлары һәм иҗат коллективлары бизәде.
Хәзерге вакытта Кузбасста 22 мең татар яши. Алар борынгыдан бу төбәкләрдә яшәгән төрки кабиләләрнең, шулай ук XVIII гасыр башыннан өлкә территориясенә Урта Идел буе һәм Урал буе татарларының токымнары.