«Бердәм Россия белән карьерам» проектын тормышка ашыру кысаларында 21 июньдә Лениногорск муниципаль районының авыл җирлекләренә чыгу булды. Әлеге чараның максаты һәм бурычы-халыкны хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә мәгълүматлаштыру, эш эзләүдә ярдәм итү, Татарстан Республикасында милли проектларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат җиткерү.
Чара барышында авыл җирлекләренең 12 гражданы эшкә урнашу, шул исәптән вахта ысулы һәм «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм»федераль проекты кысаларында бушлай укыту мөмкинлекләре буенча консультация алды.