Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Платонова Наталья өлкән буын өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча чара үткәрде.
Белгеч законның барлыкка килү тарихы, кулланучылар хокукларын яклауның милли системасы булуы, Россия Федерациясендә гражданнар өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында сөйләде.
Шулай ук торак-коммуналь өлкәдә хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү, финанс куркынычсызлыгы, медицина хезмәтләре күрсәткәндә мәгълүмат бирү, шулай ук алкоголь базарының эш өлкәсе турында да фикер алыштылар.
Барлык сорауларга белгечләргә эчтәлекле җаваплар бирелде. Очрашу ахырында катнашучылар файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр, һәркемгә өстәмә рәвештә кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар таратылды.