Агымдагы елның 29 июнендә Лениногорск районы хуҗалыкларында 2023 елгы урып-җыюга әзерлек буенча ашлык җыю комбайннарын кабул итү узды.
Кабул итүдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Марат Гаязов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекләрне химизацияләү һәм саклауның инновацион юнәлешләрен кертү секторы мөдире Ленар Галиев, Лениногорск районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шамарданов, идарә бүлекләре башлыклары, Дәүләт техник күзәтчелеге, Россельхозцентр җитәкчеләре, белгечләре һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре механизаторлары.
Лениногорск районы хуҗалыклары механизаторлары авыл хуҗалыгы урып-җыю техникасының техник әзерлеген күрсәттеләр.
Тикшерү барышында комиссия әгъзалары комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме даруханәләре белән тулылануын тикшерделәр, хезмәтне саклауга кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.
Район басуларында урып-җыюда 50гә якын комбайн эшләячәк.
Смотр-конкурс нәтиҗәләре буенча әзерлек буенча иң яхшылары дип «Август-Лениногорск» ҖЧҖ, «Маркс» ҖЧҖ һәм КФХ Ганиев И. М., «Союз-Агро»ҖЧҖ оешмалары билгеләнде.