Лениногорск муниципаль районында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. 9 гыйнвардан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне федераль бюджеттан алынган махсус автотранспортта диспансерлаштыру һәм скрининглар узу өчен медицина учреждениеләренә китерү яңадан башланды.
2023 елның 1 яртыеллыгында медицина учреждениеләренә авыл җирлегендә яшәүче 909 кеше китерелгән. Профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру үткәрү өчен 2023 елның 2 яртыеллыгына 615 өлкән яшьтәге гражданны китерү планлаштырыла.