"Сорау-җавап": Туроператор дәгъваны кайсы вакытта карарга тиеш?

2023 елның 30 июне, җомга

Сорау: Туниска килгәч, мине начаррак кунакханәгә урнаштырдылар. Россиягә кайткач, мин туроператорга дәгъва яздым. Ике ай үтте, ә җавап юк. Туроператор минем дәгъвамны кайсы вакытта карарга һәм җавап бирергә тиеш?

Җавап: "Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында" 1996 елның 24 ноябрендәге 132-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясына ярашлы, туристлык продуктын сату буенча хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 24 пункты,  РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 18 ноябрендәге 1852 номерлы карары белән туристлык продукты сыйфатына дәгъвалар туроператорга (язма формада) туристлык продуктын сату турында килешү гамәлдә булган көннән алып 20 көн дәвамында белдерелә һәм дәгъвалар алынган көннән алып 10 көн дәвамында каралырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International