Лениногорскида Яшьләр фестивале үтәчәк

2023 елның 30 июне, җомга

1 июльдә Лениногорскида «Татнефть» компаниясе ярдәме белән грандиоз яшьләр фестивале узачак.

Программаның төп өлеше-Татарстан һәм Россия яшьләр башкаручылары катнашында  концерт. Ул үзәк мәйданда 16.00 сәгатьтә башлана.

Иртәдән үк урман паркы һәм шәһәр пляжы территориясендә активлык башланачак. Биредә «Татнефть»төркеменең VII яшьләр спартакиадасы кысаларында спорт ярышлары узачак. Никахлашу сарае янындагы пляжда һәм аның территориясендә спортны популярлаштыруга багышланган тематик зоналар һәм мәйданчыклар эшләячәк. Үсеп килүче буынны балалар шәһәрчеге һәм анимация көтә.

Фестиваль бәйрәм салюты белән тәмамланачак. Июльнең беренче көнен якты һәм актив үткәрегез! Хисләр һәм зур кәеф гарантияләнә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International