"Россия чишмәләре" социаль әһәмиятле проектын үткәрү турында

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

2023 елның 20 июненнән 20 июленә кадәр «Ватан патриотлары» социаль әһәмиятле проектларын үстерү һәм аларга ярдәм итү буенча Автоном коммерцияле булмаган оешма Татарстан Республикасында яшәүчеләрдә табигатькә сакчыл мөнәсәбәт һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан «Россия чишмәләре» проектын (алга таба – Проект) гамәлгә ашыра.

«Ватан патриотлары» АКБО проектын гамәлгә ашыру барышында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан эчәр суның табигый чишмәләрен төзекләндерү буенча мәктәпара республика конкурсын уздыру планлаштырыла.

Социаль әһәмиятле чараны уздыруда катнашкан барлык конкурсантлар истәлекле дипломнар белән бүләкләнәчәк, үз чиратында онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган өч иң яхшы команда «Ватан патриотлары»АНО тарафыннан бирелгән кыйммәтле призлар алачак.

Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат:http://Подробная информация об условиях участия в конкурсе представлена в приложении>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International