28 июньдә "Юбилейный" паркында Корбан бәйрәме узачак.
Шәһәрлеләр һәм кунакларны гаиләләре белән ял итәргә чакырабыз. Сезне күңел ачу программасы көтә: төрле конкурслар һәм уеннар, күңелле стартлар һәм эстафеталар. Барлык кунаклар пылау һәм кайнар чәйне һәм татлы ризыклар татып карый алачак.
Бәйрәм 14.00 сәгатьтә башлана.