Янгынның нәтиҗәләре аяныч, әмма аны, гади янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәп, булдырмаска мөмкин. Статистика буенча, янгыннарның күбесе көнкүрештә халыкның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә һәм нормаларына салкын каравы аркасында килеп чыга.
ЯНГЫННЫ БУЛДЫРМАС ӨЧЕН
Янгын куркынычсызлыгының түбәндәге кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм төгәл үтәгез:
- Балаларны ялгыз калдырмагыз һәм аларга шырпы, зажигалка белән уйнарга рөхсәт итмәгез;
- Газ приборларын балаларга, шулай ук сәламәтлекләре буенча барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, әлеге приборлардан файдалана алмаган затларга кулланырга рөхсәт итмәгез;
- Урын өстендә, сарайларда, чардакларда, гаражда тәмәке тартмагыз.
- Электр приборларын, бигрәк тә үтүкләрне, телевизорларны кабызып калдырмагыз;
- Газ плитәсендә лак һәм буяуларны җылытмагыз; плитә өстендә киемегезне киптермәгез;
- Чардаклар, подваллар, эвакуация юллары, балконнар һәм лоджияләргә чүп-чар тутырмагыз;
- Балконнарда ягулык матдәләрен сакламагыз.