Иске Иштирәк мәктәбе укучылары әти-әниләре белән ГТО тапшырды

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Иске Иштирәк мәктәбенең «Карлыгач» сәламәтләндерү лагеренда балалар әти-әниләре белән бергә ГТО нормаларын тапшырды.

Чараның төп максаты - сәламәтлекне ныгыту, Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны һәм аларның ата-аналарын физик культура һәм спортка җәлеп итү.

Судьялар катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде һәм сынауларны дөрес үтүләрен күзәтте. 

Барлык катнашучылар да актив катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International