16 июньдә Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысасында балигъ булмаганнар катнашында 3 нче патронаж участогында «Яшәү стиле - сәламәтлек» мәгълүмат сәгате уздырды.
Чараның максаты: үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвешен саклап калуга, сәламәтлекне ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешенә тотрыклы мотивация формалаштыру.
Мәгълүмат сәгате барышында оештыручы ассызыклаганча, сәламәтлекнең төп һәм иң мөһим өлеше актив, сәламәт яшәү рәвеше.