Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, 14 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегендә Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Альберт Шамил улы Борһанов гражданнарны шәхси кабул итте.
Барлыгы 5 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу һәм исәпкә кую, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру, шулай ук техниканы яңадан рәсмиләштерү, транзит номеры алу, тракторны исәптән чыгару мәсьәләләре каралды.
Шулай ук Альберт Борһанов һәм дәүләт сатып алулары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече Илнур Җәләлетдинов Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәте ветераны Галимов Салих Шаһит улы белән очрашты һәм аны туган көне белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды.