Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли-әдәбият бүлегендә мәктәп балалары өчен «Сабан туе» бәйрәме узды. Әлеге бәйрәмдә кечкенә дусларыбыз өчен төрледән-төрле уеннар оештырылды: “Капчык киеп йөгерү”, “Чүлмәк вату”, “Аркан тарту”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” һ.б.
Балалар җитезлектә, өлгерлектә, зирәклектә ярыштылар. Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлый, кемдер бии. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкем сөрде. Сабантуй шулай шаулап-гөрләп үтте.