8 июньдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Россия Федерациясенең барлык социаль хезмәткәрләре билгеләп үтте.
Лениногорск муниципаль районының һәм Лениногорск шәһәренең иң яхшы социаль хезмәткәрләрен котлау һәм бүләкләү тантанасы 9 июньдә Н.М.Кудашев исемендәге балалар музыка мәктәбендә узды.
Катнашучыларны “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк котлады.
Социаль хезмәткәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Социаль яклау бүлеге һәм Лениногорск социаль учреждениеләре Мактау грамоталары белән бүләкләнде.