Бүген Лениногорск районы делегациясе Казанда рус теле көне һәм А.С. Пушкинның тууына 224 ел тулу уңаеннан уздырылган тантаналы чарада катнаша.
Делегацияне, мәдәният идарәсе, китапханә челтәре һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре составында, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк җитәкли.