1 июньдә Лениногорск районында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар узды.
Районның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җәйнең беренче көнендә «Имин җәй» велопробегын, «Безнең күңелле балачагыбыз», «Малайлар һәм кызлар», «Күңелле карусель» бәйрәмнәрен, китапханәгә экскурсияләр үткәрделәр.
Муниципаль методик мәктәпкәчә белем бирү бүлеге барлык балаларны Җәй башы белән котлый, яхшы кәеф, якты тәэсирләр тели!!!