2023 елның 1 июнендә Горький исемендәге Лениногорск шәһәр паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Балачак бәйрәме зур масштабта узды. Бәйрәмдә барлык яшь төркемнәренең балалары катнашты.
Төп сәхнәдә Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында «Минем гаиләм-минем байлыгым» темасына республика рәсем конкурсының финал этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 11.05.2023 узган конкурсның финал этабында 160тан артык эштән өч яшь төркеме буенча 10 җиңүче билгеләнде.
Кече яшь төркемендә (7-10 яшь) 1 дәрәҗә диплом белән Лениногорск шәһәренең 3 нче урта мәктәбе укучысы Тимирова Дарья бүләкләнде; урта яшь төркемендә (11-14 яшь) 2 дәрәҗә диплом белән Лениногорск шәһәренең 12 нче лицее укучысы Кузнецова Вероника бүләкләнде, шулай ук катнашучы дипломы белән Лениногорск шәһәренең 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гурская Снежана бүләкләнде. Котлыйбыз!