1 июнь көнне «Парковый ритрит» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль эш буенча белгеч Хәбирова Альбина «Дан парклары буйлап виртуаль сәяхәт» дигән темага дәрес үткәрде. «Парковый ритрит» технологиясе уңай хисләр һәм кәеф булдыруга юнәлтелгән иде.
Дәрес социаль хезмәт алучылар өчен өйдә үткәрелде. Мондый виртуаль йөрүләр өлкәннәр тормышын яңа хис-кичерешләр белән тулыландыра. Гадәти булмаган форма ярдәмендә алар кешенең күзаллауларын киңәйтергә ярдәм итә.
Чарада 4 социаль хезмәт алучы катнашты. Өлкән кешеләр кызыклы видеодан канәгать калдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар, уңай энергия тупладылар.