2023 елның 31 маенда 10:00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге «Экспорт профессионаллары»темасына түгәрәк өстәл үткәрә.
Түгәрәк өстәл кысаларында катнашучылар сервис, аның өстенлекләре, түләүле, бушлай хезмәтләр, шулай ук сервиста дәүләт ярдәме белән хезмәтләр турында җентекләбрәк беләчәкләр. Шулай ук экспортчының шәхси кабинетында да эш күрсәтеләчәк.
Чарада катнашу өчен Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары чакырыла («Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә).
Чарага сылтама буенча 2023 елның 30 маенда 17:00 сәгатькә кадәр теркәлергә мөмкин: https://forms.yandex.ru/cloud/646b5603c769f12fdd9bce19/
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт (эшмәкәр йорты). Шулай ук чараның онлайн-трансляциясе оештырылачак.
Тулырак мәгълүматны +7 (843) 222-90-60 (доб. 279 телефоны буенча алырга мөмкин.