Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән уздырыла торган «Наше время – Безнең заман» Татарстан Республикасы эшче яшьләренең XI еллык ачык республика телевизион иҗат фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
Фестивальдә җитештерү тармаклары, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары хезмәткәрләре катнаша ала.
Фестивальнең сайлап алу этаплары агымдагы елның октябрендә узачак һәм Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә өч зона сайлап алу этабын, финал һәм гала-концертны үз эченә алачак.
Фестивальдә катнашу өчен 25 сентябрьгә кадәр Фестиваль сайтында гариза бирергә кирәк - www.bzzm.ru.
Фестиваль турында барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган: https://mpt.tatarstan.ru/ezhegodniy-otkritiy-respublikanskiy-televizionniy.htm.