Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен уздырды, анда җитәкчеләр бер атна эчендә башкарылган эшләр турында хәбәр иттеләр.
Муниципаль район территориясендә торак фондында янгыннарны кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрү турында Лениногорск муниципаль районы буенча баш дәүләт инспекторы, эчке хезмәт подполковнигы Дамир Вилданов хәюәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, янгын-профилактика эшен үткәрү өчен торак фондында 169 кешедән торган 25 профилактика төркеме булдырылган, аларга дәүләт янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр, газ хезмәте, ВДПО хезмәткәрләре, «ТР Янгын күзәтчелеге» ДКУның аерым постлары хезмәткәрләре, ДПО әгъзалары кертелгән.
Әлеге профилактик чаралар барышында янгын куркынычсызлыгы чараларына 21 меңнән артык граждан инструктаж үҗкәрелгән. Ул ассызыклаганча, шәһәрдә һәм районда мондый рейдлар дәвам итәчәк.
Аннары шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары, хезмәтләре җитәкчеләре узган атнадагы хәлләр, планнар һәм оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага төп бурычларны билгеләде:
1. Янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү һәм янгын чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән барлык таләпләрне үтәү, халык арасында профилактик эшне көчәйтү.
2. Шәһәр һәм район территорияләрен санитар җыештыру һәм төзекләндерү. Урамнарны, скверларны, халыкның күпләп ял итү урыннарын чүп-чардан чистарту эшләрен дәвам итәргә.
3. Лениногорск муниципаль районында балаларның җәйге ялын оештыруны контрольдә тоту.
4. Су объектларында куркынычсызлыкны контрольдә тоту.
5. Милли бәйрәм - Сабантуйга әзерлек эшен дәвам итәргә.