Лениногорск районында Халыкара хәбәрсез югалган балалар көне уңаеннан акция уздырылды

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

25 майда Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Альбина Кәримова халыкара хәбәрсез югалган балалар көненә багышланган акция уздырды. 

Белгеч 2016 елның декабрендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (алга таба—агентлык) автоном коммерцияле булмаган оешмаларның күзәтү советы утырышында «Төбәкләрдә волонтерлыкны (Иреклелекне) үстерү»стратегик инициативасы хупланылуы турында хәбәр итте.

Агентлык ярдәме алган проектларның берсе, әлеге инициативаны гамәлгә ашыру кысаларында, «Лизаалерт» ирекле эзләү-коткару отрядына нигез салучының «Югалган кешеләрне эзләү»проекты булып тора. 2010 елдан Лизаалерт отряды Россия территориясендә югалган кешеләрне эзләү буенча эшчәнлек алып бара.

Чара ахырында барлык катнашучыларга урманга походка ничек әзерләнергә кирәклеге турында белешмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International