Заманча уку җиһазлары белән җиһазландырылган химия, физика һәм информатика кабинетлары Лениногорск шәһәренең 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Татнефть»гранты ярдәмендә барлыкка килгән. Соңгы уку елында балалар һәм педагоглар үзгәрешләрне лаеклы бәяли алдылар.
Үзгәртеп корулар зур: түшәмнәр, идән, стеналар. Ләкин бу мөһим түгел. Хәзер мәктәп укучылары заманча приборларны куллана ала. Мәсәлән, химия классында парталар артында яңа реактивлар, лаборатория эшләрен башкару өчен кораллар, савыт – саба, физика классында яңа вольтметрлар, амперметрлар,схемалар бар. Информатикада балалар ноутбуклар белән шөгыльләнәләр. Болар барысы да укучыларның, бигрәк тә үз тормышларын медицинага, IT-технологияләргә, экологиягә багышларга карар итүчеләрнең һәрьяклап үсеше өчен зур ярдәм.
-Үзгәрешләр педагогларга балаларның укуга һәм фәнни - гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда, конкурсларда катнашуга кызыксынуын арттырырга мөмкинлек бирә, - дип саный директор Сиренә Хәйбрахманова.