26 майда "Лениногорск балалар йорты" ДБУ базасында Лениногорск муниципаль районының опека һәм попечительлек секторы ярдәмендә "Бөгелмә шәһәре ЦССУ" ДБУ белгечләре тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләре балалары өчен "Балачак территориясе" спорт-күңел ачу чарасы үткәрделәр.
Очрашуда төп кунак булып Куян килгщн иде, ул балаларга бәйрәм кәефе бүләк итте. Конкурс биремнәрендә малайлар һәм кызлар тизлек, җитезлек һәм төгәллек буенча ярыштылар. Шулай ук үзләренең белемнәрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар. Нәтиҗәдә, бердәмлек һәм дуслык җиңде.